ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

ID 71269164651785
Публичный
Открыть в Max

Китап укысаң, белемең артыр, Укымасаң, белгәнең дә онытылыр. Һәркем үз юлында: Сатучы – хисап сөйли, Укытучы – китап сөйли. Китапның белмәгәне юк.

Подписчики
4 648общее кол-во
ср. в день
+16
за 24 часа
+4
за 7 дней
+58
за 30 дней
+474
Просмотры
16,19%ERR (просмотры / подписчики)
ср. на пост
737
за 24 часа
0
за 7 дней
99 123
за 30 дней
559 735
Публикации
3,5%ER (реакции / просмотры)
ср. в день
25
за 24 часа
0
за 7 дней
166
за 30 дней
750
Статистика в чат‑ботеПолучить

Аналитика канала

Детальная статистика и метрики эффективности

Прирост подписчиков

Прирост за 30 дней
+474
Прирост за 7 дней
+58
Прирост за 24 часа
+4

Публикаций в день

Посты
166
Рекламных
2
Последний рекл. пост
1 день назад

Динамика среднего охвата публикаций по дням

Динамика вовлеченности по просмотрам по дням

Ср. сут. прирост подписчиков
+16
ER за 30 дней
кол-во реакций / охват
3,5%
Всего постов
2 819
Постов за 7 дней
+166

Прирост по дням

Дата
Подписчики
Прирост
Посты
Репосты
2026-11-204 721+400
2026-11-194 717+67300
2026-11-184 650+18160
2026-11-174 632-5340
2026-11-164 637-16160
Доступно после авторизации. Для полного доступа авторизуйтесь через MAX

Качество аудитории

Детальная статистика за последние 30 дней

Ср. кол-во реакций на один пост
30
Ср. кол-во репостов на один пост
0
Ср. число просмотров на один пост
736

Интересы подписчиков

Целевая аудитория: Книги.

Анализ рисков

Накрутка
Безопасно
Аномалий не найдено
Рекламная нагрузка
Минимальная
Всего 2 поста за неделю
Регулярность
Высокая
Посты каждый день
Стабильность ERRКол-во просмотров / охват
Нет зависимости
Стабильный ERR по дням недели

Эффективность типов постов

Какие форматы дают лучший охват и вовлечение за последние 30 дней

Структура публикаций
750постов
Тип поста
Доля
Ср. охват
ERРеакции / Охват
ERRПросмотры / Подписчики
Реакции
Текст89,87%982,133,7%21,58%24,46 тыс.
Фото6,27%1,22 тыс.3,11%26,87%1,79 тыс.
1,6%1,17 тыс.3,54%25,8%499
Файл1,2%1,16 тыс.1,74%25,52%182
Репост0,67%1,56 тыс.0,72%34,2%56
Видео0,4%1,17 тыс.1,57%25,71%55
Лидер по вовлеченности
Текст
3,7%
Лидер по охвату
Репост
1,56 тыс. ср. охват
Самый массовый
Текст
89,87% публикаций
Рекомендация
Лучший баланс охвата и вовлечённости
Текст и Репост

Интенсивность публикаций

Когда публикации канала получают больший охват (среднее за последние 30 дней)

Пиковый день: Среда
Пиковое время: 22:00–23:00
0
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
Охват публикаций:
0 – 230
230 – 459
459 – 689
689 – 919
919 – 1,15 тыс.
1,15 тыс.+

Динамика набора просмотров по часам

Как публикации набирали просмотры в первые часы

Первые 3ч
40,7%
Насыщение за 24ч
76,4%
Лучший старт за 1ч
332
Ср. итоговый охват
731
Дата
Пост
Тип
1 ч
24 ч
Всего
Динамика
19.11.2026– Нигә дип әрсез Америка өрәңгесен китереп тутырганнардыр безгә? Әнә Казан урамнарында яман котырып Текст138376407
19.11.2026«Казан утлары»ның яңа санын, Туфан Миңнуллин пьесаларын, Хәсән Туфан робагыйларын «эһе, эһе» итенгәлТекст98272289
19.11.2026Искереп беткән алачыкка охшаган китапханә бинасын ачып кергәч, болай да тәмам кәефе кырылган кызның Текст98255277
19.11.2026Сәрвиназ чишмәсе (хикәя) Илдус ДИНДАРОВ 2. ...Олы юллардан читтә, карурманнар уртасында урнашкан бу Текст138301322
19.11.2026Юл кырыендагы чирәмлек өстеннән генә, сакланып кына атларга тырышып, тирә-ягына күз салгалап баргандТекст118347363
Доступно после авторизации. Для полного доступа авторизуйтесь через MAX

Рекламные размещения

Данные за последние 30 дней

Канал
Постов
Подписчиков
Дата последнего поста
ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...11,15 тыс.18.11.2026
Татарча ОТКРЫТКАЛАР Хәерле иртәләр. 💯ASRAZ16,09 тыс.28.10.2026

Эффективность рекламных размещений за 30 дней

Ср. охват размещений
2,12 тыс.
Лучший пост по охвату
3,49 тыс.
Ср. просмотры 24ч
1,55 тыс.
Ср. прирост подписчиков
+106,5
Количество размещений
2
Всего охват
4,25 тыс.
Ср. охват рекламных публикаций
755
Лучший прирост
89
Дата
Пост
Канал
Охват 1ч.
Охват 24ч.
Общий охват
Прирост после
поста, 1 ч
Прирост после
поста, 24 ч
18.11.2026 16:44https://max.ru/club223866279 Әгәр сез төрле хикәяләр һәм повестьлар укырга яратасыз икән, бу төркем нәкъ сезнең өчен туры киләчәк! ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ) http://max.ru/club223866279 [Ссылка] ХИКӘЯЛӘР (ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...189638755+3+62
28.10.2026 20:25https://max.ru/club223866279 Әгәр сез төрле хикәяләр һәм повестьлар укырга яратасыз икән, бу төркем нәкъ сезнең өчен туры киләчәк!Татарча ОТКРЫТКАЛАР Хәерле иртәләр. 💯ASRAZ6862,47 тыс.3,49 тыс.+12+89

Динамика рекламы по часам

Как публикации набирали просмотры в первые часы

Время
Кто рекламировал
Тип поста
Формат
Пост
Прирост за час
Просмотры за час
18 нояб. 17:00 — 20 нояб. 08:00За 1 день 15 часов+940
В период 18 нояб. 17:00 — 20 нояб. 08:00 рекламных размещений не было.
18 нояб. 16:00 — 17:000+94
18.11.2026 16:44ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...ПостРепостhttps://max.ru/club223866279 Әгәр сез төрле хикәя0+94
12 нояб. 08:00 — 18 нояб. 15:00За 6 дней 7 часов+10
В период 12 нояб. 08:00 — 18 нояб. 15:00 рекламных размещений не было.

О чем канал?

Китап укысаң, белемең артыр, Укымасаң, белгәнең дә онытылыр. Һәркем үз юлында: Сатучы – хисап сөйли, Укытучы – китап сөйли. Китапның белмәгәне юк.

Резюме для рекламы

  • Охват выше чем у 55% каналов
  • ER (К реакций) выше чем у 79% каналов — 3.50%
  • Лучший баланс охвата и вовлечённости: текст + фото

Публикации

Перейти в канал
31 окт. 2026, 18:07
https://max.ru/join/ATLxFZl_-u0U2L257uE5VS1B7yuCp9xmK-_nOrxfqgY Бергәләп ял итү — көч җыю һәм күңелне күтәрү өчен иң яхшы ысул 💯
2,59 тыс.ER Реакции / Охват 0,58%ERR Просмотры / Подписчики 55,68%
1 нояб. 2026, 09:35
Сынмаган йөрəк (1) Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА) – Мин барыбер болай яшəмим, мин яхшы тормышка омтылачакмын, – диде Фəрит, исерек əти-əнисенə тимер карават астыннан карап. Əтисе белəн əнисе эчкəн чакта, ул иске, ертылып беткəн юрганын алып карават астына кереп ята, бер тавыш та чыгарырга батырчылык итми иде – исерек атасының холкы бик кырыс. Кулына элəксəң, җилкəңнəн элəктереп ала да я тышка сөяп чыгарып ыргыта, я базга ябып куя. Җəй көне булса, Фəрит өйгə кайтып та кермəс иде. Ул җəйне ярата: кырга чыгып җилəк ашап та тамак туйдырып була, ə берəрсе көтү көтəргə кушса – аннан да əйбəте юк: көне буе ашарга бар. Ə хəзер – кышның иң ачы чоры. Төнлə салкын утыз биш-кырык градуска кадəр төшə. Узган атнада да ул, əтисеннəн алда кайта алмыйча, тышта торып калды. Ничек кенə телəсə дə, өйгə керергə курыкты. Башта вакыт үткəрер өчен, капчыкка салам тутырып, тау шуарга китте. Аларның өе тау итəгендə генə урнашкан иде. Өйдəге ут һаман сүнмəде. Кулындагы биялəйлəре боз булып катты; башында – кемнəндер калган иске бүрек, өстендə – юкарып беткəн пəлтə. Түзəрлек хəле калмагач, Фəрит тирес өстенə бераз салам җəеп, шунда менеп ятты. Тиреснең җылы парыннан еш кына шулай җылына иде ул. Ə өйдə ут һаман сүнми. Тамагы ач, эч поша, күз алдына яңа пешкəн күмəч килə. Их, шуның кибəн башын ашасаң иде! Əнисе айнык чакта күмəч сала, тик кайчан айныр икəн? Күзлəре арыганлыктанмы, ачлыктанмы – үзеннəн-үзе йомыла бара. Фəрит уянганда төн уртасы җиткəн иде. Өйдə утлар сүнгəн. Ул иплəп кенə торып басты да, уйланып куйды: "Ярый тирес өсте бар əле – исе булса да, җылысы бар. Юкса, бу салкын төннəрне ничек чыдаган булыр идем икəн?" Өстендəге салам-тузанны какты, аннары əкрен генə өйгə таба атлады. Шəүлə кебек кенə кереп, тавыш-тынын чыгармыйча үз урынына барып ятты. Өй эче ягылмаган, салкын иде, əмма тирес өстенə караганда барыбер җылырак тоелды. Иртəгə айнырлар микəн? Айнымасалар, нишлəргə? Бүген көне буе авызга бер телем икмəк тə кермəде… Ярар, иртəгə мəктəпкə баргач, ашханəдə бераз тамак туйдырырмын, дигəн уйлар белəн Фəрит йокыга талды. Мəктəптə ул үзен бик кимсетелгəн итеп сизə иде. Фəкыйрьлектəн өсте-башы да иске-москы, киеме ямаулы. Мунча сирəк элəгə, чөнки өйдə бу эшкə əллə ни игътибар юк. Малайлар арасында да тынычлык юк: бəхəскə китсəлəр, аны еш кына "хəерче", "эчкече баласы" дип мыскыл итə. Кешелəр арасында горур күренергə тырышса да, өйгə кайткач, сарайга кереп, кайнар яшьлəренə буылып-буылып елый иде Фəрит. Шундый чакларда ул үз-үзенə кат-кат кабатлый иде: "Менə күрерсез əле, вакыты җиткəч, мин сездəн дə яхшырак яшəячəкмен!" Тик кызганыч, ул вакытта яхшы яшəү өчен белем кирəклеген əле аңлап бетерми иде. Мəктəп сумкасын ничек кайтып ыргытса, иртəн шулай ук алып чыгып китə; дəрескə утырырга күңел дə, көч тə җитми. Шулай да, ачлыктан, ярлылыктан интексə дə, Фəрит беркайчан да кешедəн соранмады, беркемнəн дə көнлəшмəде. Күршелəр аны җəллəп, берəр телем ризык чыгарып бирсə, ул оялудан җиргə керердəй була иде. Соңрак, күршелəр аның бу оялуын аңлап, ярдəмлəшергə чакыра башлады: кемгə тирес чыгарырга, кемгə су ташырга – авыл җирендə эшнең иге-чиге юк. Эшкə булышкач, инде Фəриткə дə, оялмыйча, бер чынаяк чəйгə кереп җылыну мөмкин була иде. Артык күп дуслары булмаса да, күрше малае Айрат Фəритне беркайчан да читкə какмады. Балыкка барырга, су керергə чакырып тора иде. Сары чəчле, яшел күзле бу егет аңа чын дус булды: Фəритне кем дə булса кимсетсə, Айрат аны яклап, шунда ук җавап кайтарды. Егетлəрнең танауларына ис керə башлагач, авыл клубына да алар икəүлəп йөрде. Əмма Фəриткə анда бик уңайсыз була иде: кешелəрнең үзенə карата салкын, хəтта нəфрəтле карашын ул арты белəн басып торганда да сизде. Бераз гына чыгып басып торыр да, Айрат сизми дə калганда, кайтып китəр иде. Эчтəн генə мыгырданып уйлана: "Кызлар белəн йөрү, имеш… Кем карасын инде минем кебек тузып беткəн киемле хəерче баласына? Карамасалар ни, əллə бик кирəкме соң алар? Көне буе көтү көтеп арыдым. Кызлар кайгысы юк əле… Айрат сүзе белəн генə чыктым инде. Шулай дисəм дə, ул бит минем бердəнбер
1,87 тыс.ER Реакции / Охват 2,72%ERR Просмотры / Подписчики 40,28%
2 нояб. 2026, 08:31
Аида (хикәя) Гүзәл МӘРДӘНОВА 1. Интенсив терапия бүлегеннән бөтен уңайлыклары булган «люкс» палатасына күчерелгәч тә, Аиданың баш миен һаман шул бер үк сүзләр бораулады: «Мы сделали все возможное в данной ситуации. Әмма бу – гомерегезне саклап калуның бердәнбер чарасы иде... Алга таба да балага узуның куркыныч булуы турында без сезне тегесендә үк кисәткән идек. Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз». «А мой ребенок?» – дип сораган иде шунда хатын, өмет тулы күзләрен мөлдерәтеп. «Ә нәрсә бала? 20 атналык яралгы мөстәкыйль яши алмый, ул әле формалашмаган була, сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез, бу срокта туган беренче балагыз түгел. Мин сезгә яшь чагыгызда ук әйттем, хәтерлисезме?» – дип, карашы белән үтәли тишәрдәй булып җавап бирде табибә. Хөкем карары булып яңгыраган әлеге битарафлык катыш салкын сүзләр җыелмасын хатын беравык аңламый да торган иде. Ничек инде? Аның ире престижлы клиникага күпме акчалар түләде, бу хастаханәгә дә шактый гына материаль ярдәм күрсәтте, һаман саен оятсызлана барган табибка сораган бер әйберсен алып бирде. Тагын да булмады микәнни? Их, язмыш, язмыш... Ник бу хәтле сынаулар бирәсең син?.. Инде ничә көн хатынның бар уе – тик шул турыда. Әмма ничек булса да үзеңне кулга алырга кирәк. Вера Адамовна белми ул... «Мин тагын клиникага барачакмын, тагын дәваланып караячакмын, ЭКО ясатачакмын», – дип, үз-үзен юатырга тырышкан иде хатын. Әмма табибә ханымның җитди йөзе аны кырыс чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте. «Кабатлап әйтәм: сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз, ЭКО белән дә, ЭКОсыз да. Мондый операциядән соң авырга узып булса, ирләр дә бала табар иде. Сезгә хәзер үзегезнең сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Без кирәкле гормональ даруларны язарбыз, аларны сезгә гомер буе эчәргә туры киләчәк», – дип, Вера Адамовна кырт борылып палатадан чыгып китте. Йөрәге таш булып катты – Аиданың күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... Тәрәзә читеннән кереп, сыйфатлы ремонт ясалган булуга карамастан котсыз, эчке салкын бәреп торган бүлмәне кыл урталай бүлгән нечкә генә якты кояш нуры Аиданың игътибарын җәлеп итте. Газаплы уйларыннан арынырга теләп, хәлсез хатын, караватыннан торып, затлы халатын өстенә элде, ялт итеп юып куелган тәрәзә буена килеп басты, палатаның зәңгәрсу төсенә туры китереп, куе зәңгәрдән эшләнгән жалюзины читкә этеп, урам якка күз салды. Табигатьтә ямьле яз көннән-көн ныграк хакимлек итә. Хастаханә ишегалдындагы күккә ашкан агачларда борын төрткән ачык яшел төстәге вак кына яфраклар җылы кояш нурында җемелдәшә, кыш буе кар астында йоклаган үләннәр дә яшәргән, яз килүгә сөенеп, кошлар матур җырларын суза, мөгаен, бала чыгарыр вакытлары да җитеп киләдер. Бөтен табигать яңарганда, яшәргә омтылганда, ничек инде аңа гына бала сөю бәхете тәтемәсен ди? Ире дә бик бала җанлы кеше, урамда очраган сабыйларның ваемсыз йөгерешкәненә, «әттә», «әннә» дип, иң якын кешеләренә самими елмаю өләшеп, сүз белән аңлатып булмаслык бәхет бүләк итеп кочаклауларына әрнеп карап калуын әллә Аида күрмиме? Шуңа да бит Илдар башкаладагы макталган клиникага бер тиенен кызганмады, иң яхшы табиблар белән сөйләште, төрле дәвалану курсларын алдырды, бала төшкән саен, үзенең ачы күз яшьләрен эчкә йотып, кара кайгыда калган хатынын юатырга тырышты, дүрт тапкырдан соң да өметен өзмәде, инде бишенче курска да риза булды. Әмма... Язмаган булган. Нишләргә? Бу коточкыч яңалыкны ире ничек кабул итәр, ни әйтер? Аны гаепләрме?.. Сорауларның иге-чиге юк... Ә бәлки аларга балалар йортыннан берәр сабый алыргадыр? Ә нигә? Кеше ала бит, үстерә. Үзе чит канны ярата алмаса, һичьюгы бала караучы алырлар – яраткан иренең күңелен күрер өчен хатын барысына да риза. Чөнки белә: аңа, иң беренче чиратта, әти булу бәхете, тир түгеп аякка бастырган бизнесын калдырырга дәвамчы кирәк. Ә хатын... Хатыннар килә дә китә, бүген берсе, иртәгә икенчесе. Аида тренажер залына баргач та еш күрә: бөтен
1,58 тыс.ER Реакции / Охват 3,03%ERR Просмотры / Подписчики 34,04%
28 окт. 2026, 20:26
https://max.ru/channel_otkrytki_asraz 🌸🌸 🌸 Сезне минем каналга кушылырга чакырам!😍 Дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән уртаклашыгыз🤗 Сылтама буенча каналга кушылыгыз: 👇 https://max.ru/channel_otkrytki_asraz
1,53 тыс.ER Реакции / Охват 0,52%ERR Просмотры / Подписчики 33%
24 окт. 2026, 19:51
– Ярар, Фирүзә! Безнең дә әле йокларга исәп юк. Аделгә үзебезнең турбазабызны күрсәтәсем килә. Бүген анда кичке концерт һәм концерттан соң танцы. Аннан соң бөтен гаиләбез һәм әти-әни белән су өстендә катерда җәйге таң нурларының әкрен генә йөгергән вак дулкыннарда ничек таралып, төрле төсләргә кергәннәрен карыйсыбыз килә. Безгә ул таныш, әмма Адел белән Заринага – юк. Бәхет телим үзегезгә! – Светлана Фирүзәне кочаклап, үбеп алды. – Сезгә дә күтәренке күңел белән каршылавыгызны телим! – диде Фирүзә Светлананың сүзләренә каршы. Макар тавына кайтып җиткәндә, авылда әтәчләр төннең таңга авышканын хәбәр итеп кычкырып куйдылар. Әтәчләр тынуга, бөтен чишмә, тау буйларын айкап, сандугачлар сайрый башлады. Инештән аксыл куе рәшә күтәрелгәне сизелә. Алар машиналарын авыл башында, инешкә төшә торган сукмак янында туктаттылар. Фирүзә машинадан чыгуга, аның йөзенә иртәнге дымлы салкынча һава килеп бәрелде. Бу салкынча һавадан ул әзрәк чирканып та куйды. Ләкин салкынлыкны тоюы бик тиз бетте. Мансур пиджагын, салып, Фирүзәнең иңенә куйды. – Бик суык түгелме? Туңсаң, әйдә менеп йөрмибез. Без бит инде элекке чыгарылыш мәктәп балалары түгел, – дип, Мансур аны, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кысты. – Ә минем шул вакыттагы мәктәп баласы буласым килә. Ул чакта без нинди саф идек! Беренче тапкыр бер-беребезне яратуыбызны сиздек. Ул вакытта кабынган ялкын нинди давыллар аша узса да сүнә алмады, ә, киресенчә, үрләде генә. Рәхмәт сиңа, Мансурым, мине онытмавыңа һәм, минем белән нинди хәлләр булып узуына карамастан, ташламавыңа! – Фирүзә, кисәк кенә Мансурның куеныннан чыгып, инеш аркылы салынган асылма күпер аша тауга йөгерде. Аның озын, каты сикереп атлавыннан күпер шыгырдап, су өстендә уйнаган дулкын кебек чайкалып калды. – Тота алсаң тот! Куып җит мине, яратсаң! – дип кычкырды Фирүзә, иртәнге тын һаваны яңгыратып. Мансур бер мәлгә югалып калды. Ләкин Фирүзәнең соңгы сүзләре аны айнытып җибәргәндәй булды. – Мин җилдәй җитез, хәзер сине куып җитәм! – дип, Мансур әле һаман да чайкалган күпергә йөгерде. Ул вакытта инде Фирүзәнең гәүдәсе тауның ярты өлешендә сизелә иде инде. – Мин сине яратам! Мәхәббәтем миңа канатлар бирә. Шуңа күрә мин синнән җитезрәк! – дип кычкырды Фирүзә, тауның очындагы кыяга басып, аны куып килүче Мансурга. – Бир кулларыңны! Мин аларны үземә алам һәм беркайчан да ычкындырмам! – Ул, бөтен тау буйларын кочардай булып, аңа кулларын сузды. Мансур, бу күренешкә сихерләнеп, йөгереп менгән уңайга туктап калды. Ул шулай аны беренче тапкыр, кулларын сузып, шушы ук кыяда каршы алды. Элекке вакыттагы кебек, өстендә гел актан киенгән кием. Фәрештәмени! Ап-ак джинсы чалбар, ак кофта. Ә башында иңнәренә төшкән чем-кара чәчләрен яртылаш каплап, ак ефәк фата. Шул ук очкын чәчкән шомырт кара күзләр һәм үзенә тартып көлемсерәп торган шаян, кечкенә алсу иреннәр, аңа кулларын сузып, үзенә чакыра иделәр. Мансур бер сикерүдә, ул кулларны эләктереп алып, бөтен гәүдәсе белән үзенә кысты. – Фирүзәм минем! Мин сине бик тә яратам! Син сузган кулларны, учларыма алып, беркайчан да ычкындырмам! Сине бәхетле итәр өчен, тормышымны корбан итәргә ризамын! – дип, Мансур аның иреннәренә үрелде. Шул минутларда чыгып килүче кояшның беренче нурлары, аларның күзләрен камаштырып, яңа көн тууын хәбәр итте. Һәм иртәнге таң җиле, салкын саф иркәләве белән аларның хыялларын күтәреп алып, сукмак салгандай, үзенең артыннан өндәде, җиремнең чәчәкләрен иркәләп уятып, сак кына тибрәтеп куйды. ТӘМАМ.
1,53 тыс.25ER Реакции / Охват 8,38%ERR Просмотры / Подписчики 32,87%
25 окт. 2026, 13:06
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 1. Төн буе əйлəнгəлəп чыкты Миңсылу карчык, əллə нинди буталчык төшлəр күреп арып бетте, иртəнгə таба гына йокыга китте. Ул уянганда өй тып-тын, бүлмə кояш нурлары белəн тулган иде. Шушы тынлык белəн хушланып, төнлə күргəн төшлəрен исенə төшерергə тырышса да, берсен дə юньлəп күзаллый алмады. Ярар, Миңсылу, кояш чыкканда гомердə булмаганны йоклап яту килешмəс, торырга кирəк дип, торып утырды карчык. Иртəнге догасын укып, аш бүлмəсенə чыкканда, өйдə беркем дə юк, килене Гөлгенə белəн улы Сабир эшкə киткəннəр иде инде. Бары тик оныгы Хəбир генə һаман тəмле итеп йоклап ята. Чəйнеген газ плитəсенə куйды да тавыклары янына чыгып китте. Шул күкəйбикəлəренə җим салып кермəсə, иртəнге чəй эчүе эчү булмый аның. Ишегалдына чыгу белəн күңелен бертөрле хозурлык билəп алды. Бераз җилəсрəк кояшлы җəйге иртə җанына рəхəтлек өстəп, төнлə күргəн төшлəрен бөтенлəй оныттырды. Яшел үлəндə кыткылдый-кыткылдый тибенеп йөргəн бер көтү тавыкларының аны күргəч, йөгерешеп каршысына килүе бу халəтне тагын да көчəйтеп җибəрде. Ə тавыклар тирəсендə күкрəген киерə биреп таптанган кып-кызыл кикрикле əтəчен аеруча ярата карчык. Əле дə əтəченең аны күргəч сəламлəгəн кебек яңгыратып кычкырып җибəрүе күңелен җилкетеп куйды. Аллаһыга шөкер, күк йөзлəре аяз, иллəр тыныч, гел генə шулай була күрсен инде. Тавыкларына җим салып керүгə, чəе дə кайнаган, оныгы Хəбир дə торып утырган. – Картый, нигə уятмадың, малайлар белəн балыкка барырга сөйлəшкəн идек бит! – диде ул, еларга җитешеп. – Ярар, улым, əле сине чакырып килүче күренмəде, башка малайлар да йоклагандыр. Əйдə əниең пешергəн тəмле коймак белəн чəй эчик, – диде Миңсылу карчык, чынаякларга чəй агыза-агыза. – Минем коймак ашыйсы килми, – диде малай, иркəлəнеп. – Ə нəрсə ашыйсың килə соң, улым? – Берəр тəмле əйбер. – Соң, əнə сөт өсте белəн ипи ашарсың. – Аны да ашыйсы килми. – Кайчак бигрəк иркəлəнəсең инде, улым, безнең заманда бу ризыклар булса, бик ашаган булыр идек əле. – Нигə, картый, əллə ипи дə булмадымы? – Булмаган чаклары да булды. – Ничек, сөйлə əле, картый. – Əле син ул хəллəрне аңлап бетермəссең шул, үскəчрəк сөйлəрмен ярыймы, улым. "Əй бала, бала, без күргəннəрне сезгə күрергə язмасын инде", – дип көрсенеп куйды ул эчтəн генə. Ничек сөйлəсен инде башыннан үткəннəрне аның кечкенə йөрəген җəрəхəтлəп? Хəер, оныгы Хəбир дə кабат бу хакта сүз катмады. Ə бит Миңсылу карчык өлешенə сынаулар аз төшмəде... * * * Биленең талып сызлый башлавына түзəрлеге калмагач, беразга башын калкыткан Миңсылу җəйрəп яткан иген басуына караш ташлады. Кояш шактый күтəрелеп, кыздыра башлаган икəн. Кояш нурында балкыган сары гəрəбəдəй тук башаклар күзлəрне сөендерə, уңыш мул булмакчы, исəн-имин җыеп алганда, бəлки, халыкка да бераз өлеш чыгар əле. Соң, ел буена көтеп алган икмəк бит ул. Барысы да фронт өчен дип тырышсалар да, тылдагыларның да тормышы бер дə җиңел түгел. Авыл кешесенең күбесенең инде күптəн бер телем икмəк күргəне юк. Ярый əле бəрəңге, сөт, катык ише ризык белəн ялганып баралар, азрак он булса, алабута орлыгы кушып икмəк пешерəлəр. Тик аны бала-чаганың бер дə ашыйсы килми шул. Миңсылуларның да карап торганы шул кəҗə инде. Алай гынамы, инде ничəнче төн күзенə йокы керми. Фронттагы ире Шаһинурдан күптəн бер хəбəр юк, өстəвенə, улы Сабирның да язмышы билгесез. Ярты кесə чүпле арыш өчен балакаен ашлык урлаган дип гаеплəп кулга алдылар да, хəзер кайдалыгын белми Миңсылу. Район үзəгенə эзлəп тə барган иде, күрə алмады улын. Таптылар гаеплəр кешене, эшче көче җитми дип, ат сыртыннан күтəрелмəгəн малайны эшкə кушып, өлкəннəр белəн бертигез эш талəп итсəлəр дə, əле буыны да ныгып җитмəгəн, бер телем икмəккə тилмереп яшəгəн баланы җинаятьче ясау берсенең дə намусына тимəде. Əй əрни Миңсылуның йөрəге, шул бала арба төбенə коелган чүп-чарлы ике учтай арышны кесəсенə салганнан таудай өелеп яткан ашлыкның чите кимер идеме? Бигрəк җəһел1 инде анавы бригадир Вəсилə, үзе гомергə ир белəн бала күрмəгəч, аңлый белмидер инде сабый күңелен.
1,51 тыс.ER Реакции / Охват 3,65%ERR Просмотры / Подписчики 32,38%
25 окт. 2026, 09:08
Мәгарә (хикəя) Салават ƏБҮЗƏР 1. Кыштыр-кыштыр килгəн тавышка сискəнеп уянды Галимə карчык. – Эх-эх, ни кылануың бу? – дип гаҗəплəнде ул, мылтык белəн булашып утырган бабаен күреп. Тегесе эндəшмəде, каш астына гына əбиенə караш сирпеп алды да үз эше белəн булды. – Сиңа əйтəм, Аллабирде, ни кылануың бу? – Галимə карчык урыныннан калкынды. Берара мылтыгына текəлеп утырганнан соң, Аллабирде карт əйтеп куйды: – Барып килəм əле... Тегеңə... Эшнең нидə икəнен шундук чамалап алды карчык. Илле ел бергə гомер сөрү дəверендə иренең бөтен кылыгын үзенекеннəн дə яхшырак белеп бетергəн. – Əстəгыфирулла, – дип бот чапты ул, "тегеңə" дигəн сүзнең төбендə ни ятканын шундук элəктереп. – Башың бармы синең, юкмы? Сакаллы сабый! Кычытмаган җирне кашып йөрмəсəң инде. Аллабирде килə, дип көтеп ята, дилəр, əнə. Əнə, картая белмəгəн нинди бəндə булдың!.. Карт кул гына селтəде: – Барам, дигəч, барам!.. Телеңə салынма, əнə, ризык җыештыр. – И илаһым! – Карчык бу сүзне "үзең белəсең" дигəн сымаграк əйтте. Алдына алганны куямыни ул: шушы арада телендə һаман шул "əйбер" булды. Көзен сугымга дип торган башмакларын еккан иде. Шуннан алып тынычлык бетте картына, тота да шуны сөйли, тота да шуны сөйли. – Берəрсенə əйтер идең, ичмасам. Карчыгының бу сүзе картның җанына тиде шикелле. – Ияренеп йөрергə, мине кем дип белəсең? – диде ул дорфа гына. Шулай да үзенең дə күңел төбендə шик дулап куйды. Аю алу уен эш түгелен яхшы белə: үз гомерендə утыз ике таештабанның тиресен тунады. Һа-ай, бар иде яшь чаклар! Алай дисəң, əле дə арба ярыгыннан төшеп калмаган инде, чаштырыбрак əйтсəң, типсə тимер өзəрлек. Шөкер, кордашлар кебек əйлəнгəн саен "уф"ылдап, бөгелгəн саен ыңгырашып йөрми. Бала чактан тау-таш артылып, урман гизүенең бер гыйльлəсе булган, күрəсең. Ə карчыгының сүзлəрендə дə хаклык бар. Берəрсен иярткəндə, яхшы булыр иде дə... Тик кемне иптəш итəсең ул эшкə? Əйтсəң, кеше көлкесе, аюга бару түгел, тəкə печəрлек тə ир-ат калмады хəзер. Юньлерəклəре Себердə озын акча артыннан куа, байтагы шəһəрдə дөнья көтеп ята. Козгын Хəбирне ияртəсеңмени? Аның көмешкə сеңгəн исеннəн өнендə йоклап яткан аю торып качар. Мал астын тазартудан башка эш чыгарлык түгел аңардан. Я ул илке-салкы Сəетне аласыңмы?! Үзеңə бер бимаза итеп. Эх, авылда эш эшлəрлек ир калмады шул!... Аллабирденең башына бер уй килде: кара, сугыш-фəлəн башланып китсə, болар белəн нишлəмəкче була икəн? Үз уеннан үзе шомланып китте хəтта. Аллаһ сакласын!... Көнчыгыш агара башласа да, кояш чыгарга байтак бар əле. Кеше уянып өлгермəс борын юлда булуың хəерле. Аллабирде алачыгыннан калтагаен алырга уйлаган иде да, кул селтəде: кар калын түгел, артык йөк булыр. Ə менə этенең юклыгына нык үкенде ул. Эх, Актырнагы əле булса! Картаюы җиткəн иде шул, бахырның. Былтыр мəрхүм булып куйды. Этен күмгəннəн соң байтак эче пошып йөрде аның, онытылып китеп ашарга да чыгаргалады. Шуннан соң башка эт алмады. Куй, диде, хəзер сунарга чыкмагач, аны гел бəйдə тотарга кирəк булыр. Эт интектереп ни... Караңгылы-яктылы чакта ук авылны үтеп, карт сунарчы Алатауга үрмəли башлады. Тауга азрак үрмəли дə, хəл алырга туктый. Һе, картлык сиздерə барыбер. Кайдадыр укыган иде шикелле, кеше үз тавына үз вакытында менəргə тиеш, диме. Уйлап карасаң, Аллабирденең дə, текə үк булмаса да, үз тавы бар инде. Кабаланмый, кешегə бəла салмый ул үз тавына үрмəлəде. Дəрте ургып торганда Галимəне җитəклəп алды. Бара торгач, ике малай өстəлде. Алары, шөкер, җебек булып үсмəде. Ир корына керер-кермəс үз көйлəрен үзлəре көйлəде, бер-бер артлы шəһəр ягын каердылар. Хəзер җəй айларында балалары белəн сирəк-мирəк кайтып, хəл-əхвəл белешеп киткəн булалар. Яраган инде. Хəер, онык-оныкаларын Аллабирде дə бик үзсенеп бармый. Урысча гына сөйлəшкəнгəме икəн, чит бавыр сымак алары. Башларыннан сыйпап, аркаларыннан сөеп алгаласа да, нишлəптер йөрəге кабул итə алмый. Аптырарсың, башка миллəткə əйлəнсə, үз токымың да ят була икəн... Кан туганлыгыннан җан туганлыгы якынракмы икəн əллə?!
1,5 тыс.ER Реакции / Охват 3%ERR Просмотры / Подписчики 32,29%
31 окт. 2026, 16:25
Өйгə кайтып керүгə, иремнең шүрлектə онытылып ятучы элеккеге фотоальбомын кулга алып, тиешле битен ачтым да бер фотосурəткə текəлдем... Əйе, əйе! Шəриганың йөз чалымнарын кайдадыр күргəнем бар бугай, дип уйлап ялгышмаганмын! Парк каршындагы һəйкəл янында төшкəн бу фотодан миңа ике кеше: ирем Əхсəн һəм аңа сыеныбрак, ягымлы елмаеп басып торучы, хəзер инде миңа бик тə таныш, үзен бер күрүдə яраттырырга өлгергəн Шəрига карап тора иде... Бу ике шат, бəхетле йөзгə бик озак, җентеклəп карап торганнан соң, үзем дə сизмəстəн, кычкырып елап җибəрдем. Ярсый-ярсый, əрни-əрни, рəнҗи-рəнҗи еладым. Ни өчен елый, кемгə рəнҗи идем соң мин?! Үзем дə белмим. Шəригага ачуым килə, аңа рəнҗим дисəм? Юк! Ни өчен аңа? Мин бит аны бер күрүдə чын-чынлап үз иттем, яраттым хəтта. Төс-бите генə түгел, күңеле, хислəре шулай матур, саф, чиста булуы, Əхсəнне ничəмə-ничə еллар буена эчкерсез, ихлас ярата алуыннан көнлəшеп елый идем бугай. Я, Аллаһым, ничек яратып, җылы итеп сөйли бит ул Əхсəн турында. Ə мин? Əхсəн белəн тугыз ел бергə яшəп, һəр көнемне, көнемне генə түгел, төннəремне аның белəн үткəргəн кеше?! Сөйли алыр идемме Əхсəн турында шулай эчкерсез, матур итеп?! Юк! Сөйли алмас идем! Киресенчə. Мин бит аны ярата да, яраттыра да белми торган, үзен генə сөюче бер кеше дип белə идем. Хəер, "белə идем" дию, менə хəзер, Шəриганы тыңлаганнан соң, дөрес тə булмас. Белмəгəнмен мин Əхсəнне. Белергə телəмəгəнмен дə... Менə шуның өчен ярсый-ярсый елый идем мин хəзер. Баксаң, əнə нинди зур, җаваплы бурыч йөклəнгəн икəн бит миңа! Берəүнең өзелеп яраткан, күз алмасыдай кадерле кешесе белəн гомер итү! Аны кадерлəү, саклау бурычы! Ə мин ул бурычны бар дип тə, булырга тиеш дип тə белмəгəнмен лəбаса! Бары тик үзем белəн генə мəшгуль булганмын, үземнең бəхетсез мəхəббəтемне генə уйлаганмын. Егерме җиденче яшендə тормыш юлын минем белəн бəйлəгəн бу кешенең тирəн күңел яралары булырга мөмкинлеген дə, өзелеп сөйгəн ярыннан аерылган булуы мөмкин икəнен дə уйламаганмын. Күңел яраларын төзəтергə, үткəннəрдəн калган сагышын оныттырырга, аны аңлавым, белергə тырышуым белəн бəхетле итəргə дə тырышмаганмын. Оят иде миңа бүген. Үз-үземнəн оят иде... Менə шуның өчен ярсый-ярсый елый идем мин хəзер...
1,5 тыс.4ER Реакции / Охват 4,48%ERR Просмотры / Подписчики 32,21%
1 нояб. 2026, 16:19
Алар үз машиналары белəн юлга чыкты. Машина тəрəзəсеннəн кырлар агыла: бер җирдə иген башаклары җилдə дулкынлана, икенче җирдə печəн исе килеп бəрелə. Фəритнең күңелендə исə əллə шатлык, əллə сагыш бергə үрелгəн: туган якка кайтуы рəхəт, əмма анда һəр агач, һəр борылыш балачак хатирəлəрен кузгата. Авылга кергəндə үк, аларны Фəритнең əнисе җылы итеп каршылады. Йорт алды чиста, чəчəклəр утыртылган, ишек төбендə – таныш һəм тансык ис: яңа пешкəн камыр, үлəн чəе, авыл җылысы. Əнисе Гөлназны кочып алды, бəбине кулына күтəрде дə, күзлəренə яшь эркелеп: – Кайттыгызмыни… шөкер, – дип кенə əйтə алды. Өйдəге сөйлəшү, чəй өсте, хəл-əхвəл сорашу – барысы да гади кебек, əмма күңелгə бик кадерле иде. Бераз хəл алгач, Фəрит аларны авыл урамнары буйлап йөртергə алып чыкты. Урамнар таныш, лəкин шул ук вакытта чит-ят та сыман. Элек бала-чага тавышы белəн гөрлəгəн тыкрыкларда хəзер тынлык. Кайбер капкалар биклəнгəн, коймалар авышкан, тəрəзəлəрдə пəрдəлəр дə күренми. Сукмакларны билчəн баскан, кайсы җирдə үлəн тезгə җитə. Фəрит, сүз əйтмичə генə, күзлəре белəн һəр йортны танырга тырышты: кемнəрдер күченеп киткəн, кемнəрдер күптəн юк инде. Алар башта зиратка кереп чыкты. Фəрит əтисенең кабере янына туктады. Тын гына, ашыкмыйча гына кабер өстендəге үлəннəрне, баш очындагы ташны куллары белəн сыпырып куйды. Гөлназ читтəрəк басып торды, сүз кушмады – мондый мизгеллəрдə сүз артык була. Бəби, əнисе кочагында, ничектер тынычланып калгандай иде. Фəрит, эчтəн генə дога кылганнан соң, əтисенə əйтер сүзен əйтте: – Кара инде… Мин кайттым. Минем гаилəм бар. Мин сине онытмадым. Зираттан чыккач, алар тау башына менде. Элек Фəрит мал көткəндə шунда утырып, офыкка карап: "Берзаман мин дə бу тормыштан чыгып китəрмен, кеше булырмын", – дип хыяллана иде. Хəзер ул шул ук урынга хатыны һəм баласы белəн килгəн, əмма күңелдəге хислəр бөтенлəй башка иде. Тау башыннан авыл уч төбендəге кебек күренə. Тик ул авыл элеккеге түгел. Колхоз беткəн, тау битендəге пилорама урынында – бушлык: бер тимер дə калмаган диярлек. Зират астындагы чишмə кипкəн – балачакта көянтə белəн су ташыган урында хəзер коры ташлар гына. Ат фермасы юк, ындыр табагы да тын. Авыл халкы хəзер үз көче белəн яши: кем мал тота, кем теплица кора, кем районга йөреп эшли. Шул күренешлəр Фəритнең күкрəгенə моңсу бер хис булып килеп тулды. Кайчандыр гөрлəп торган авыл түгел шул бу: күршелəр дə бер-бер артлы зиратка кереп, мəңгелек йорт хуҗалары булган. Капкалар артында элек көлү яңгырый иде – хəзер тынлык. Кайсы ихаталарда җəй буе бала-чага йөгерə иде – хəзер чүп үлəне генə. Гөлназ, Фəритнең йөзенə карап, барысын да аңлады. Ул аның кулын кысты: – Авырмы? – дип кенə пышылдады. – Авыр… – диде Фəрит. – Əмма барыбер монда йөрəгемнең тамыры калган. Шул мизгелдə җил исеп китте. Җил генə элеккечə иде – балачактагы кебек үк: иркəлəп кенə битне сыпырып үтə. Һəм əйтерсең шул җил белəн бергə вакыт та кузгалды: Фəрит күз алдына үзенең кечкенə чакларын китерде – көтү артында йөргəн көннəрен, үлəн ислəрен, кичке шəфəкъне. Əмма ул хатирəлəрне хəзер курку белəн түгел, сабырлык белəн кабул итə иде: чөнки янəшəсендə – Гөлназ, кулында – сабые, күңелендə – үз көче белəн төзелгəн язмыш. Фəрит тирəн сулыш алды да: – Эх, ə минем көтү көтəсем килə, – дип куйды. Икəүлəп көлеп җибəрделəр. Алар тау башында озак кына утырды. Фəрит авылның тынлыгын тыңлады: еракта эт өрə, кайдадыр тавык кытаклый, ə күктə тургай тавышы ишетелгəндəй була. Тормыш үз агышында, əмма авылның моңсу җаны да бар иде. Кайтканда Фəрит əнисенə: – Əни, килəсе елга тагын кайтабыз, – диде. Əнисе башын какты. Аның күзлəрендə сөенечле җылылык балкый иде...
1,5 тыс.8ER Реакции / Охват 7,55%ERR Просмотры / Подписчики 32,19%
26 окт. 2026, 15:52
Улы кайтып кергәндә караңгы төшеп кенә килә иде. Тып-тын. Бер тавыш ишетелми. Телевизор да сүнгән хәтта. Әнисе, гадәттәгечә, аш пешерү бүлмәсендә кайнашмый. Кичке аш исе дә чыкмаган! Тәбрик аяк киемен дә салмый әнкәсе янына ашыкты. — Әни, син тормадыңдамыни? Кузгал әйдә, чәй эчеп алыйк, — дип тезде улы берни аңламыйча. Җавап булмады... Кулын учларына алса, суп-суык... Куркышыннан Тәбрик күрше Әминә апасының ишеген шакыды. Ярый, өйдә чагы туры килде анысының! Күршесе бер карауда аңлады барын да... Авыру йөрәге соңгы тапкыр тоткан икән! Беркемгә һәм бер кайда хәбәр итеп тә өлгермәгән. Уянмагандыр да, бәлки... Шартына китереп, Зәлифәне якыннары җир куенына илтеп салдылар. Әнисә бу турыда соңрак ишетте. Менә ике көннән соң алар Фәнил белән Зәлифә ишеге төбендә басып торалар. Чыгып киткәндә дә үзе түгел, җаны булса да, карап калгандыр сыман тоелды. — Килдегезмени? Соңладыгыз шул... – диде микән? Шәһәр буйлап бик озак йөрделәр алар. Кафега кереп, тамак ялгап чыктылар, шәһәр паркында йөрделәр. Күп нәрсә турында сөйләштеләр, ләкин сөйләшүләр гел Зәлифә турында әйләнде. Ахирәтләре вакытсыз китеп барганга күңелләре китек сыман иде. ...Сентябрь ае булса да, җәй үтеп тә китмәгән әле. Яфраклар я яшел, я сары-кызыл төстә. Җиргә дә коела башламаган бер мәл. Кояш та нурларын җәйдәгечә мулдан чәчә. Тирә-якттагы гүзәллектән күзләр камаша. Табигатьнең кеше кайгыларында бер эше дә юк! Көз булса, яңадан әле яз киләчәгенә өмет бар. Ә кеше язмышы бер өзелсә, аның яңадан ялганмаячагы көн кебек ачык. Яшәсәләр дә, безнең истәлек-хатирәләрдә генәдер... Альфия Шайхлисламова
1,49 тыс.1ER Реакции / Охват 4,37%ERR Просмотры / Подписчики 31,99%

Разместите рекламу в ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

Свяжитесь через наш специальный канал связи с администрацией для получения деталей

Похожие каналы в категории «Книги»

Шепотом. Рассказы.202 269 подписчиков«Всё как в жизни: местами смешно, местами грустно, а иногда просто странно». Истории, которые случаются с каждым. Подпишись и поделись с друзьями 👉 https://max.ru/publicsumiismak По всем вопросам 👉 https://clck.ru/3R54a2 👉 https://clck.ru/3UcRtD1,86 тыс. постовОткрыть аналитикуЖизненно.Истории.181 928 подписчиковПо всем вопросам 👉 https://clck.ru/3R54a2 👉 https://clck.ru/3UcRtD1,8 тыс. постовОткрыть аналитикуВарькины рассказы83 748 подписчиков🦋Жизненные истории обычных людей. Чтение для души🦋 Твой уютный уголок ♥️ TELEGA482 постаОткрыть аналитикуЛитература53 436 подписчиков92 постаОткрыть аналитикуТаша Муляр Жизнь без дублей49 268 подписчиковТаша Муляр - блогер и современная писательница ЭКСМО , мастерски превращающая жизнь в сериал, снятый с первого и единственного дубля.  Живу без дублей и черновиков. Из Москвы на ПМЖ на дачу. Мои книги http://tashamulyar.ru3,85 тыс. постовОткрыть аналитикуЧитательский рай | Образование | Саморазвитие | Литература | Блог49 223 подписчикаЛучший канал для читающих людей. Сотрудничество: https://clck.ru/3QDNkK https://clck.ru/3S4Ndk1,61 тыс. постовОткрыть аналитику
Все каналы категории

ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

Канал ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ) входит в каталог каналов MAX мессенджера на сайте MaxAds. Мы предоставляем актуальную статистику по количеству подписчиков, публикаций и другую аналитику для всех каналов в мессенджере MAX. Используйте наш каталог каналов для поиска интересных каналов по различным категориям.

О канале ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ) — это популярный канал в мессенджере MAX в категории «Книги». На канал подписано 4 648 человек, опубликовано 2 819 постов с актуальным и интересным контентом.

Почему стоит подписаться на ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

  • Качественный контент — регулярные публикации от проверенных авторов
  • Активное сообщество — 4 648 подписчиков
  • Большой архив — более 2 819 постов с полезной информацией
  • Актуальность — свежие новости и обновления в теме «Книги»

Как подписаться на канал?

Чтобы подписаться на канал ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ), нажмите на кнопку «Открыть в MAX» выше. Вы будете перенаправлены в мессенджер MAX, где сможете подписаться на канал одним кликом. Присоединяйтесь к 4 648 подписчикам и получайте актуальный контент в категории «Книги».